Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әти-әни канаты астында җылы һәм рәхәт

Батыр һәм олы йөрәкле хатыннар бар да инде! Кайберәүләргә тугыз ай буе күтәреп йөргән һәм газапланып дөньяга китергән сабые да кирәк түгел, ә кемдер бөтенләй чит баланы үз бәгырь җимешедәй багып үстерә. Һәм берне генә дә түгел. Ерак эзләп барасы юк, монда гына, Татар Әҗәлендә дә бар андый АНА.

Авыл кешесенең гомере эшләп уза инде аның, без килгәндә Гөлсирә апа Абдуллина да бакчасында иде. Яныбызга килеп җитәр-җитмәс, чикылдаган мишәр сөйләме белән, үтереп, тәрбиягә алган балаларын мактый да башлады. Аның гөлдерәп чыккан көчле тавышы, үтемле сөйләвеннән һушны җыя алганнан соң, кайлардан безнең Яшел Үзән төбәкләренә килеп төпләнүе турында сорамый кала алмадык. Әлки якларыннан икән.
– Норлатка туганнарыма кунакка килгән идем. Шунда, мондый «отчаянный» хатын безгә дә кирәк, алып калыйк  дип,  Юныс белән таныштырдылар. Шулай итеп Татар Әҗәле килене булып куйдым менә. 12 ел бергә инде, – дип тезеп китте Гөлсирә апа. – Мин тол хатын идем, балаларым зур, оныкларым да бар. Рәхмәт Юныс­ка, алар кунакка кайтканда ачык йөз белән каршы ала, үзенекеләр кебек якын күрә. Уртак балалар табар яшьтән узган инде без, тормышыбыз тулы булсын дип, тәрбиягә бер кыз алырга уйладык. Тик ул вакытта кыз булмады, Норлат балалар йортыннан Маратыбызны алып кайттык. Аңа ул вакытта 5 яшь иде. Аллаһка шөкер, улыбыз бик әйбәт. Хәзер аңа 12 яшь.  «5»легә генә укый, татарча көрәш буенча хәтта республика ярышларында да I урынны алганы бар. Яңа елга Президент елкасына да баруга иреште.
Шулай да кызлы булу теләге тынгылык бирми, Яшел Үзәндәге балалар һәм яшүсмерләр приюты «Гнездышко»га баралар алар. Бер урынына, апалы-сеңелле 6 яшьлек Камилә белән 4 яшьлек Ангелинаны алып кайталар.

Язманың дәвамы газетаныд 61нче санында.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев