Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әти булса, шундый булсын

Әти – гаилә терәге, ныклы таяныч булып торырга тиеш.

Минем әтием  Илгиз нәкъ менә шундыйлардан. Ул югары уку йортын тәмамлап, үз профессиясе буенча эшкә керә, Күгеш мәктәбендә биология һәм химия укытучысы булып эшли,  үз эшен яратып башкара. Укучылары да аны хөрмәт итә. 
Әтиемне яратканга күрәдер, минем телем дә «әт-тә» дип ачылган. Ул уңган, ачык күңелле, нинди эшкә тотынса да, барысын да булдыра. Капка төбебездә балалар мәйданчыгы ясап куюы да – әтиемнең алтын куллы булуын күрсәтә. Дусларым белән шул мәйданчыкта уйнау бик күңелле һәм рәхәт. 
Сәламәтлегебезне кайгыртып, әтием һәр атна саен безне бассейнга йөзәргә, кыш көне чана-чаңгы шуарга, хоккей уйнарга алып бара. Җәй көне атка атландырып йөртә. Чөнки ул «балаларыбызның сәламәтлеге – киләчәк буынның сәламәтлеге» дигән фикердә. 
Әти минем балачагымны күңелле хәлләр белән баетты. Энем белән безне кая гына алып бармады, нәрсәләр генә күрсәтмәде: төрле музейларда да, океанариум, дельфинарийда да булдык. Ул һәрнәрсәне безгә аңлаешлы итеп сөйләп барды. 
Әтием, мин сиңа бик сокланам һәм синең белән горурланам. Әтием беркайчан да авырма, әнием белән 
сау-сәламәт булып, тигезлектә яшәргә язсын иде, Ходаем. 
Без сине бик яратабыз! Син булсаң гына, без бәхетле, әтием! 

Лилиана Шакирова.
Күгеш мәктәбенең III сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев