Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Теш пастасы... корткычларны үтерә!

Теш пастасы составында тешләрне бактерияләрдән саклый һәм агарта торган матдәләр бар.

Нәкъ менә шулар корткыч­ларга каршы да көрәшә. Бигрәк тә натрий лаурилсульфаты. Бакчада куллану өчен теш пастасының иң арзанлысы да ярый. Кә­бес­тәнең күбәләк корты, борча коңгызы, үсемлек бетләренә каршы 50-70 грамм теш пастасын 10 литр суга салып болгатыгыз һәм 2-3 сәгать тотканнан соң, яхшылап болгатып, кәбестә ябалакчыгы (совка капустная), ак күбәләккә (белянка) каршы сиптерегез.
Теш порошогы, төелгән кызыл борыч һәм тәмәке чүбен бертигез күләмдә кушып, кәбестә түтәлләренә сибеп чыгыгыз. Әлеге катнаш­маның тәэсире бер атнага җитәчәк.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев