Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Террорчыларга отсрочка юк

Законнарда үзгәрешләр булып тора.

Соңгысы, ягъни 19 февральдә кабул ителгәне террорчылык юнәлешендә җинаять кылучыларга кагыла. Закон катгыйланган. Һәм бик дөрес эшләгәннәр. Һәркем үзенең кылган гамәле өчен җавап бирергә тиеш.

Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова аңлатуынча, Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 398нче маддәсенә үзгәрешләр кертелгән. Хәзер террорчылык юнәлешендә җинаять кылучыларга карата хөкем карарына отсрочка бирү юлы кулланылмаячак. Мондыйларга кемнәр керә соң? Әйтик, террорчылык актын кылу,  эшчәнлеген алып баруда ярдәм итү, аны алып баруга  чакыру яисә аклау, террорчылык эшчәнлегенә өйрәнү, террорчылыкны оештыру, заложниклыкка алу, террорчылык актын башкару өчен транспорт чарасын урлап алып китү, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенә һөҗүм итү, властьне көчләп яулап алу, кораллы баш күтәрү һәм башкалар.
Шулай ук отсрочка балигъ булмаганнарны (14 яшькә кадәрге)  көчләүдә катнашучыларга, авыр һәм бик авыр җинаятьләре өчен биш елдан артык срокка хөкем ителүчеләргә дә кулланылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: отсрочка отбывания наказания терроризм