Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Территорияне ничек итеп яшелләндерү һәм төзекләндерү турында районның баш агрономы Наталья Ячанова сөйләде

Горький исемендәге мәдәни үзәктә шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләре, идарәче компанияләр, кече бизнес вәкилләре, җирлек башлыклары өчен лекция узды.

Наталья Ячанова Яшел Үзәндә яшелләндерү эше ничек алып барылуы турында сөйләде, соңгы өч елда шәһәрдә меңнән артык агач утыртылган, шуларның 400 - е-каштан. 10 меңнән артык декоратив куаклар һәм 1500 роза куагы. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Моннан тыш, агроном скверларны һәм ишегалды территорияләрен төзекләндергәндә агачлар һәм куаклар утырту буенча киңәшләр бирде. Утырту материалын ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләде һәм хәтта агач кисеп тә күрсәтте.

"Миллион чәчәкләр шәһәре" проекты кысаларында быел безнең районда янә бәйге узачагын искә төшерде.

- Бу халык өчен яхшы мотивация. Алар чәчәкләр утырталар, үз йортлары янында клумбалар ясый,һәм эстетик канәгатьләнү белән беррәттән матди яктан да кызыксыналар. Елдан-ел күбрәк гаризалар алабыз, мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл җирлекләре бик актив катнаша. Әмма әлегә бизнеска җәлеп итү бик аз. Шәһәр эшмәкәрләре бу эшкә кушылсын иде, - диде Наталья Васильевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев