Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Теплицаны кышка әзерлибез

Теплица сезгә озак еллар хезмәт итсен өчен, аны тәрбияләргә кирәклеген дә онытмагыз. Уңышны җыеп алгач, аны кышка һәм киләсе чәчү елына әзерләргә кирәк.

Эшне юу-җыештырудан башлыйк. Барлык сабакларны, чүп үләннәрен алганнан соң теплицаны юу эшенә керешәбез.
Башта каркасны һәм поликарбонатны тышкы яктан һәм эчтән яхшылап юабыз. Моның өчен, гади сабын эремәсе туры килә. Аның ярдәмендә теплицаны пычрактан арындырып кына калмыйча, зарарлы корткычлардан да чистартып була. Теплицадагы аралар турында да онытмагыз, чөнки алар арасына бөҗәкләр һәм аларның личинкалары кереп калырга мөмкин. Составында югары селтеле матдәләр булган юу чаралары кулланырга киңәш ителми. Поликарбонатны чистарту өчен йомшак чүпрәк яки губка кулланыгыз. Барлык өслеклөрне җентекләп юганнан соң, тәрәзә, ишекләрне җилләтер өчен ачыгыз.
Киләсе этап-туфракны киләсе чәчү сезонына әзерләү. Теплицадан үсемлекләрнең тамырларын, сабакларын, чүп үләннәрен җыеп алырга кирәк. Җирне казып чыгыгыз да, аңа суперфосфат яки үзегез еш куллана торган ашлама кертегез.
Химик ашламалар кулланырга теләмәсәгез, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү өчен компост кулланырга яки теплицага сидератлар, мәсәлән, горчица яки солы утыртырга мөмкин. Үсемлекләр тишелеп чыгып, яшелләнә башлагач, җирне янә казырга кирәк. Теплицаны кышка ябу өчен, барлык форточкаларны һәм ишекләрне ныклап ябыгыз, югыйсә, аларга көчле җил вакытында зыян килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев