Телевизор Мамадышка китә
Яшәеш

Телевизор Мамадышка китә

Хөрмәтле газета укучылар!

Менә «ТАТМЕДИА» акцио­нерлык җәмгыяте үз канаты астында нәшер ителүче газета-журналларга язылучылар арасында ышандырган призларны уйнатты. Төп приз –  «Самсунг» телевизоры  Мамадыш районына китә, аны Энже Нәҗмиева отты.


Яшел Үзән районыннан иң актив укучыларның берсе  Сания Тимершина бу юлы да  кызыксындыру  призына лаек булды. Мамадыш-Әкилдә яшәүче  Сания ханым өчен киләсе уеннар тагын да уңышлырак булыр, дигән теләктә калабыз, өметне өзәргә  ярамый.
Менә тагын  киләсе ярты еллыкта газета-журналларга язылу башланды. 2018 елның икенче яртысы өчен «Яшел Үзән»гә язылу бәясе әлегә 660 сум, предприятиеләр өчен – 750. Арзанрак бәядән язылып калыгыз, бәя күтәрелмәс дип, ышандырып әйтә алмыйбыз.


Яшел Узэн подписка 2018 телевизор за подписку газета и журналы

Нет комментариев