Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телефон аша шалтыраткан алдарлар саны арта....сак булыгыз!

Үзәк банк алдарлар белән проблеманы хәл итү буенча җитди рәвештә шөгыльләнергә ниятли.

Клиентларга банк исеменнән шалтыратучы мошенникларның кискен артуы турында хәбәр итә «Коммерсантъ» газетасы. 
Басма мәгълүматлары буенча, 2019 елның июль – август айларында гына да Үзәк банк элемтә операторларына 2,5 меңнән артык номер турында мәгълүмат җибәргән. Алардан банк клиентларына җинаятьчеләр шалтыраткан. Күпчелек очракта хокукый нигез булмау аркасында, бу номерларны юк итү һәм аларны тикшерү буенча бернинди чаралар кулланылмаган. 
Шулай да кайбер операторлар бирелгән мәгълүмат буенча тиз арада тиешле чара күрә: 218 очракта номерлар юк ителә, 59ында-финанс сервисларына чикләү куелган, ә 198ендә-банк номерларын алыштыру очраклары ачыкланган. 
Операторлар мәгълүматларына караганда, банклар «диңгездәге бер тамчы турында гына» белә. Асылда, мошенникларга бәйле вәзгыять үтә дә җитдирәк. Проблеманы хәл итү өчен, Үзәк банк берьюлы берничә юнәлеш буенча җинаятьчеләргә каршы көрәш башларга ниятли. Шуларның берсе элемтә операторларының актуаль базасын булдырудан гыйбарәт булачак.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев