Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телебез – кыл өстендә

Туган телебез - татар теле турында  сөйләшүләр  мәгариф өлкәсендә  генә түгел, башка  өлкәләрдә зур  урын алып килә. Татар теле  дәресләренең укытылуы Татарстаныбызда  кабул ителгән законнарга туры килмичә, ирекле -  ата-аналар карамагына  гына  калдырылуы  бөтен татар җәмәгатьчелеген тетрәндерде.Татар җәмәгатьчелеген дим,ә татар җәмәгатьчелегендә  кемнәр генә юк соң?

Моңа кадәр укытылган татар теле дәресләренең уку елы барышында  кискен борылыш  алуы, никадәр  татар теле укытучыларының эшсез калуы (ә бит  аларның гаиләләре белән балалары да бар), алдан планлаштырылмаган  хәлләр никадәр. “Беркем дә эшсез калмаячак” дигәннәр иде. Никадәре – яшь укытучылар  базарга, төрле  оешмаларга  китте. Мәктәптә  татар телен  укытып  пенсия  яшенә  җитүчеләр, яки пенсиядәгеләр калды бит. Чөнки бер ишесенең пенсия чоры җиткән, җитәкчеләрнең вөҗданын газаплый, озак эшләгән кешене  чыгарып җибәрү, ә беришләре китми- тамыр җәйгәннәр. Чөнки  укытучыны эшеннән мәҗбүри җибәрергә ярамый.

Ярый, ул көннәр үтте. Ә киләчәктә  татар телен укытырга укытучылар калырмы соң, институтларда  татар теле бүлекләре булмагач, булса да, татар теленә шундый караш булгач, анда укучылар булырмы?

Тел гаиләдә  өйрәнелергә тиеш дияргә яраталар. Гаиләдә ана теленә нигез салынсын иде ул. Авыллар турында әйтмим, анда тел саклана, тик авылда яшәүчеләр озая, туу юк дәрәҗәсендә, татар белән бергә авылы да бетеп  бара бит аның.

 

Газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе Рәйханә Зәйнуллинаның җан ачысы белән язылган язмасының тулы вариантын газетабызның җомга  саныннан укый аласыз. Гомумән, “Яшел Үзән”не өегезгә яздырып укыгыз. Болай эшләгәндә татар теленең сакланышы өчен үзегездән өлеш кертәчәксез. 

Бергә булыйк, бердәм булыйк.

Газетага язылу бәясе 6 айга – 672 сум.

 

Фото http://nazaccent.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кемгә генә тиде икән бу татар теле, гасырлар буе телебезне саклыйк, дип, күпме галимнәр көрәште, барысы да юкка чыгар микәнни?

    Теги: татар теле мин татарча сөйләшәм туган тел Яшел Үзән телебезне саклыйк