Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телебез кычытса да, тыелыйк

Бу арада шоу-бизнес дөньясы хәйран болгана. Социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында «Барс медиа» компаниясе турында Ландыш Нигъмәтҗанова, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка артистларның фикерләре яңгырады.

Билгеле инде, аларның сүзләренә каршы белгәне-белмәгәне мең төрле аңлатма язды. Бездә – татарда «Ат аягын дагалаганда, бака ботын кыстыр ган», дигән мәкаль бар. Бүген сүзем әлеге компания, андагы вәзгыять, артистлар турында түгел, ә, бәлки, аралашу әдәбен, кешелек мөнәсәбәтләрен оныткан шул «бакалар» турында... 
Хәтерләсәгез, берничә ел элек «Булмас.ру» сайты мондыйларга тулы мөмкинчелек ачты. Бу сайт бөтен җырчыларны да әйбәтләп чәйнәргә мөмкинлек ача, әгәр җырчылар турында берәр яңалык, гайбәт ишеткәнсез икән, монда кереп язып чыгып китәргә була. Гайбәт кенә димәгән, биография булса да ярый. Бәлки, кайда яшәгәннәрен, яисә телефон номерларын белә торгансыздыр. Әлбәттә, аларның телефон номерларын, я булмаса гайбәтләрне сайтта урнаштыруыгыз ны тыя алмыйм! 
Шулай да, йолдызлар турында үзегезнең фикерегезне әйткән вакытта аларны артык рәнҗетмәскә тырышсагыз иде – каргышлары төшәр! Сез язган комментарийлар өчен сайт җитәкчелеге җавап тотмый. Һәркем, сайтта язган сүзләре өчен үзе җаваплы. Теләсә кем теләсә нәрсә яза алганга күрә, мондагыларны да чын итеп кабул итмәскә кирәк! 
Шулай ук, «йолдызларга», халык алдында чыгыш ясаучы шәхесләр буларак, тәнкыйтькә, гайбәткә үпкәләмәскә киңәш итәм, әгәр алар, олы башларын кече итеп, бу сайтка керәләр икән», дип яздылар алар сайтның баш битендә. Шуннан китте инде... Татар эстрадасы артистлары турында кем нәрсә язасы килсә, шуны язды. Сайт җыен гайбәт, шакшы белән тулды. Бүгенге көндә «Булмас.ру» сайтының җитәкчесе Рүзил Мөхетдинов башлаган «бөек эш», шөкер, туктады, әмма теге татар артистларын «зурлаган» сүзләр тарихка кереп калды. 
Хәзер инде гайбәт чәйнәргә яңа мөмкинлекләр ачылды. Чөнки социаль челтәрләрдә һәр җырчының үз бите бар. Шуларда рәхәтләнеп, елан агуын сипкәндәй, кайбер туташ һәм ханымнар теләсә-нәрсә язып утыралар, зәһәрләрен чәчәләр. Белгәнебезчә, бу турыда «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров та язып үтте. 
Шундый ямьсез язмаларны укыйсың да «Эх, җәмәгать, нинди көнгә төштек без», дип шаккатасың. Әйтерсең, капка төбендә гайбәт сатучы хатын белән аты-юлы белән сүгенүче кушылган да, тагын да явыз рак, шакшырак интернет аҗдаһасы барлыкка килгән. Шулар авызыннан әллә кемнәрдән ишеткән, әллә булган, әллә булмаган ниндидер вакыйгалар турында шакшылар агыла. Аларга кушылып кайбер артистлар үзләре да агу чәчә. Татар халкы, татар мәдәнияте өчен оят булып китә. Халык өчен үрнәк булырга тиешле кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, тамашачыларының аларга карата булган мөнәсәбәте тетрәндерә... Билгеле, без беребез дә фәрештә түгел. Һәркайсыбызның да кимчелекләре, җитешмәгән яклары җитәрлек. Әмма сүз иреге дип, бөтен дөньяга теләсә-нәрсә сөйләп, язып утыру да хәерле гамәл түгел, җәмәгать. Әйе, артист халкының тормышы – барыбызның күз алдында. Кеше нигәдер алар турында сөйләүдән аерым бер тәм таба, ягъни кеше ите ашый. Белгәнебезчә, Аллаһы Тәгалә кешеләр гайбәт сөйләмәсеннәр өчен аны шундый мисал белән җирәнгеч итеп тасвирлый. Гайбәтчене кеше ите ашаучыга тиңли... 
Язмам ахырында инде бары бер теләк: татар артистлары да, аның турында гайбәткә кермәсеннәр өчен, шикле сүзләрдән, шикле урыннардан сакланырга, ягъни артык сүз өчен җирлек тудырмаска тиеш. Һәм инде без дә, үз чиратыбызда, телебезне саклыйк. Бик кычытса да, тыелыйк. Сөйләгән сүзләребез, язган җөмләләребез матур, төзек булып, файда гына китерсен, кешеләрнең күңеленә хуш килсен иде! 

Нәзирә Гыйззәтуллина. Осиново бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев