Техниканың төзеклеге тикшерелде
Яшел Үзән районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында терлек азыгы әзерләү техникасының төзеклеген тикшерү буенча бәйге узды.
Комиссия әгъзалары, ә алар арасында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге бар иде, районның алты предприятиесендә булды. Алар терлек азыгы җыючы комбайннарның һәм әзерләүче техниканың кыр эшләренә әзерлек торышын тикшерде. Нәтиҗәдә, беренче урын – ВЗП «Заволжья»га бирелде, икенче урында – «Тау Иле», ә өченчегә «Күгәй» хуҗалыгы лаек булды.
Фото: gtn.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев