Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Техаста күргәннәр төшләренә дә кермәс иде

Кул бармакларсыз Яшел Үзән пианисты Алексей Романов мөмкинлекләренең чиксез булуын әледән-әле исбатлап тора.

Музыка коралында виртуоз уйнавы белән кемнәрне генә таң калдыр­мады. Ул үзәк телевидение тапшыруларында,  Халыкара фестивальләрдә катнашып та үзен таныта. Аны күрәләр, ярдәм итүчеләре табыла. «Жизнь в движении» хәйрия фонды белән ныклы бәйләнештә. Катлаулы язмышлы яшүсмер үзенә юлны көннән-көн ныграк ача.
Бу көннәрдә аның аеруча шатлыклы көннәре: ул тәрбиягә алган әнисе Луиза Левачкова белән Американың Техас штаты Даллас шәһәреннән яңа «аяк» (Романның бер аягының табаны юк)  белән кайтып төште. Ике айга сузылган бу сәяхәттән  алар күргәннәре белән уртаклаша. Йөзләреннән күренеп тора: ошаган аларга  океан артында.
Оештыручылары  танылган Россия артистлары Евгений Миронов һәм Наталья Шагинян булган «Жизнь в движении» хәйрия фонды аша барган алар Америкага (Евгений Миронов - «Артист» хәйрия фондының соучредителе, «Жизнь в движении» хәйрия фондының попечительләр советы әгъзасы, ә Наталья Шагинян-Нидэм - «Жизнь в движении» һәм «Артист» фондларының соучредителе һәм проект­лар авторы)  
– Безне Санкт-Петербургка Алексейныкы кебек проблемалы балаларга ярдәм күрсәтү буенча хәйрия концертына  чакырганнар иде, – дип сөйли Алексейның әнисе Луиза Левачкова. – Шуннан турыдан-туры Америкага китәргә туры килде. Виза алу бик катлаулы булса да, анысын да тиз ясаттык. Ә Техаста 35-38 градус эсселек, икебезнең кулда кечкенә генә бер чемодан, безне бик яхшы каршы алдылар, госпитальгә урнаштык, яшәү кунакханәдә булды.  Шунысы үзенчәлекле, госпитальдә ашату-эчертү белән волонтерлар шөгыльләнә. Алар шуның кадәр күп, анда яшәүчеләрнең барысы да әллә волонтер микән дип уйлыйсың.  Америкада яшәүчеләр искиткеч кунакчыл, ачык йөзле.
– Анда арыш икмәге юк, булса да бик әче, – дип сөйли Алексей. – Америкалыларның ашау-эчүе бик үзенчәлекле. Иртән – геркулес ишеләр, төшке ашка – бутерброд, ә кичен инде күп ашыйлар, ит ризыкларына өстенлек бирелә.   
Scottis Rite Hospital госпиталенә баруның максаты Алексейның аягына протез ясату булган. Юл чыгымнарын хәйрия фонды капласа, протезны америкалылар бушлай ясаган.

Тулырак газетаның җомга саныннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пианист из Зеленодольска Алексей Романов Жизнь в движении