Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Театр тормышка карашны да үзгәртә

Кайсы гына театр бинасына килеп керсәң дә, искиткеч могҗиза өмет итәсең.

Анда халык авыз иҗатының бер жанры «яши» – табышмак. Биредә син үзеңне нәрсә көткәнен белмисең. Тамашачылар ял итсә, артистлар – эшли. Тормышка карашыңны үзгәртергә телисең икән, син һичшиксез театрга барырга тиеш. 
Һәр театрның бинасына кадәр үк гашыйк мин. Сихрилек бар монда, серләр ачыла торган урын бу. Хәер, шул серләрне мин дә башкаларга ачарга ярдәм итәм түгелме соң? 
Безнең шәһәрдә урнашкан Родина мәдәният сараенда Музыка театры эшләп килә. Шундый театр буламы, дип уйлап куйганым истә. Ә музыкаль куелышның үз уңай яклары бар икән бит. Сүзем юкка гына театр белән башланмады, чөнки актерлык сәләте минем үземдә дә бар. Мин балачактан ук «иҗади» булдым. Казанда яшәгәндә, әни белән ай саен Г.Камал театрының премьераларына бара идек. Театрдан чыккач, әниемә:  «Минем дә артист буласым килә», – дигән идем. Әнинең җавабы һәрвакыт бер булды: «Әгәр син шуны бик телисең икән, барысы да килеп чыгар». 
Өч ел элек, безнең гимназиядә театр түгәрәге эшли башлады. Минем өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Театр түгәрәге җитәкчесе Гөлфия Латфуллина канатланды­рып җи­бәрде үземне, сәлә­темне үсте­рергә нык ярдәм итте. Менә инде өч ел мин сәхнәдә. Беренче тапкыр дулкынлануым хәтердә, ролемнең сүзләрен онытып, буталып бетәрмен, дип курыктым. Ләкин, бернигә дә карамастан, үземне кулга алып, ышанып тапшырылган җаваплы эшне башкарып чыктым. Күп кенә спектакльләрдә төп рольләрне башкардым, алар арасында Г.Камалның «Беренче театр», К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» кебек легендар әсәрләре бар. 
Театрны яратыр өчен әдәбиятны үз итәргә кирәктер ул. Матур әдәбият әсәрләрен яратып укуым белән үземне-үзем тәрбиялим ләбаса. Шундый фикергә килдем. Театр миңа тормышның асылын аңларга ярдәм итә: ачык күңелле кешегә әйләндем, хисләремне белдерергә курыкмыйм, рес­публика бәйгесендә «Сәхнә асылы» номинациясендә җиңү яуладык. Әлбәттә, бу әле башы гына. Ләкин,  минем өчен бу бик зур җиңү. Нәрсәгә дә булса ирешергә телисең икән, яшьтәшләремә киңәшем шул: үз алдыңа максат куй. Киләчәгеңне күз алдыңа китер. Уңыш формуласын булдыр. Камилләш. Үс. 
Мәктәптә «Аҗаган» газетасын укучылар арасында да төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр күп. Әйдәгез, түгәрәкләр хакында укучыларга да җиткерик. Бәлки кемнәрдер «ике юл чатында» басып тора һәм кайсы юнәлешне сайларга белми торгандыр. Сезгә уңышлар теләп, 

Эвелина Мөхәммәдиева, 
5нче гимназиянең VIIIа сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X