Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Түбән Карамалыда янгында бала һәлак булган

Янган барлык корылмалар законсыз төзелгән булган.

Түбән Карамалыда чегәннәр яшәгән урында бер бала һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

Түбән Карамалы шәһәр тибындагы бистәнең Овражный урамында янгын чыгуы турындагы хәбәр бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына кичә, 18 июньдә, 15 сәгать 56 минутта алынган. Шаһитлар чегән гаиләләре яшәүче үзлектән төзелгән такта корылмалар януын әйткән.

Урынга 154, 52нче һәм башка янгын сүндерү часте чыккан. Янгынны сүндергәндә коткаручылар өч яшьлек малайның үле гәүдәсен табып алган.

Фото: ГУ МЧС по РТ, соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: В Свияжске