Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тавышың бәясе – авылыңның киләчәге

18 ноябрьдә киләсе елга үзсалым акчасын җыю буенча җирле референдумнар узачак.

Җирлек Советлары инде референдумга чыгарыласы сорауларны раслаган һәм яшәү урыны буенча пропискада булган, 18 яше тулган һәркем өчен үзсалым акчасының суммасы билгеләнгән.

Безнең районда үзсалым акчасы иң азы – 200 сум, ә иң күбе 700 сум итеп билгеләнгән. Бер сумга дүрт сум өстәп бирелүче үзсалым программасы авыллар өчен, әлбәттә, нык ярдәм. Һәм аннан баш тарту мәгънәсезлек.
Кешечә матур итеп яшим дисәң, үзеңнән дә өлеш кертергә кирәк. Шулай булгач, 18 ноябрьдә булачак референдумнарда катнашып, бердәмлегебезне, туган җиребезгә битараф булмавыбызны күрсәтик.
«Яшел Үзән» газетасы укучылары арасында  сораштыруыбыз да шул хакта.
Рәшидә  Закирова, Бакырчы:
–Әлбәттә, катнашабыз. Авылларда яшәүчеләр барысы да аңлый торгандыр инде, юлларны, күперләрне һ.б.ны төзекләндерү-яңарту бары тик үзсалым акчасына башкарылуы (хөкүмәт ярдәме белән). Шушы программа чык­каннан соң гына да безнең  авылда күпме урамнарга таш җәелде!
Фәрит Хуҗин, Кече Шырдан:
–Нинди программа?!  Юк сүз белән башымны катырмагыз әле! Ышанмыйм!
Фәргать Әдиятуллин, Күгәй:
– Хөкүмәт  авылларга шундый формада йөз белән борылган икән, моның бер начарлыгы да юк дип саныйм. Авылларга әле кайчан таш юл салынган булыр иде?  Гади генә әйтсәк «1+4» программасы эшли башлаганчы,  авылларда  мондый күләмдә  юлларның төзекләндерелгәне юк иде әле. Ә хәзер карагыз, һәр авылда юллар салына.   Бездә дә мәктәпкә таба  бара торган юлга, Арьякка чыга торган юлларга  таш җәелде. Халык хуплый. Аннары, нинди акчагадыр анысын белмим, безнең авылда  кибетне дә зурайталар. Димәк,  авылда товарга  ихтыяҗ бар дигән сүз. Халык яшим дип, алга карап яши!  
 Галимулла Гәрәев, Яшел Үзән:
– Мин халыктан бер сум җыеп, хөкүмәтнең аңа 4 сум өстәп бирүе турында беләм. Ачасырга туганнарга кайтып йөрим, анда да бу программа  буенча шактый эшләнде дип беләм. Ә менә сезгә үзебезнең  Шәриф Камал урамы турында  сөйлисем килә. Редакциягә дә ничәмә-ничә тапкыр  шалтыратып, журналистларны чакыр­дык инде. Машина белән түгел, җәяү дә йөреп булмый бит монда юл өзек­легендә! Шәһәр хакимияте «50гә 50» программасында катнашырга өнди дә өндәвен, акча гына җыючы юк. Ә авыллар  афәрин, акчасын да җыялар, матур итеп яшиләр дә.
Сания Хәлилова, Күгеш:
– Әлбәттә, референдум буласын ишеттек, һәм катнашып, авылыбыз­ның киләчәге өчен үз тавышымны бирәчәкмен. Безнең җирлектә үзара салым акчасы 700 сум итеп билгеләнгән. Елга бер тапкыр ничек тә бу сумманы бирергә була дип уйлыйм. Әлеге программа эшләгәндә юлларны төзекләндереп каласы иде.

Илсөя Завилейская фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Референдум

2
X