Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тавыш… яки, булачак депутатлар халык белән аралашты

Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәният үзәгендә, «Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советының VI чакырылышына тәкъдим итүдә катнашучы кандидатуралар белән алдан тавыш бирү (праймериз) буенча очрашу булды.

Җыенга килүчеләр алдында «Татар­с­тан Республикасының тапкырлар һәм зирәкләр клубы» өлкә иҗтимагый оешмасының башкаручы директоры Ришат Гималтдинов, шәхси эшмәкәр Максим Конов, Казан энергетиклар университетының «Җитештерү икътисады һәм аны оештыру» кафедрасы ассистенты Илдар Суфияров чыгыш ясады.
Чараны Яшел Үзән муниципаль ра­йоны Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Роман Раков алып барды. Соңрак ул үзенең инстаграм битендә: «Нишләтим, мин микрофонсыз яши алмыйм», – дип язган иде.
Очрашуда катнашучылар үзләре һәм шәхси, авыл җирлекләрендәге, яшьләр сәясәтен тормышка ашырудагы мәсьәләләрне чишүгә карашлары турында сөйләде, сайлаучыларның сорауларына җавап бирде. Иң күп сорау Максим Конов өстенә яуды, әмма, ни кызганыч, берсенә дә төгәл җавап булмады, хәзерге эшләүчеләргә карата критика гына яңгырады. Минем уйлавымча, бу дөрес караш түгел. Син алдан аягыңа бас, ә уңга да, сулга да вәгъдә сибүчеләр бездә болай да җитәрлек.
Илдар Суфияровның (рәсемдә) чыгышы башта бик грамоталы һәм төпле кебек тоелды, ә менә сорауларга җавап бирү имтиханын тиешле дәрәҗәдә тота алмады. Нигездә, «Мин моңа хәзер үк җавап бирергә әзер түгел» яки «Минем әлеге сорауга комментарийларым юк», кебек сүзләр ишетергә туры килде. Кызганыч... Тиз арада ориентир таба алмаган һәм үзенең фикере булмаган депутат кемдә ышаныч һәм кызыксыну уята алыр икән?     

Автор  фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X