Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тавыклы кабачки

Кирәк була:

Кабачки – 3 данә

Тавык филесы -500 г

Татлы борыч – 1 данә

Помидор – 3 данә

Башлы суган – 1 данә

Сарымсак – 4 тырнак

Каты сыр – 150 г

Сөт өсте (сливки 10-20%) – 200 мл

Яшел суган – 30 г

Петрушка – 20 г

Сыер мае – 50 г

Үсемлек мае – 50 мл

Тоз – 1 чәй кашыгы

Кара борыч (төелгән) – 3 чеметем

Яшь кабачкиларны юып, буйга урталай бүләбез һәм эчен алып, көймә ясыйбыз.  Тозлыйбыз-борычлыйбыз да, сулы табага тезеп 10-15 минутка 180-190°Слы духовкага куеп алабыз. Алар йомшарырга һәм әз генә кызарырга тиеш.

Кабачкиларның эчен, тавык филесын, татлы борычны, суганны вак шакмаклап, үләннәрне, шулай ук, вак итеп турыйбыз. Кайнар су коеп, помидорның кабыгын салдырабыз. Ярты помидорны угычтан чыгартабыз яки блендерда ваклыйбыз, ә калган өлешен вак кисәкләргә турыйбыз. Сарымсакны да йә ваклап турарга, йә пресс аша чыгарырга. Сыер мае һәм үсемлек мае катнашмасында суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз, янына туралган тавык итен салабыз, тәменчә тоз-борыч салып, шулай ук, кыздырабыз. Кабачкины да шунда кушып, әзер булганчы кыздырырга. Борыч белән помидорны да салып, эчлекне 5-7 минут дәвамында пешерәбез. Сарымсак, үләннәрне, тәменчә тоз-борыч өстибез. Яхшы итеп болгатабыз да, уттан алабыз.

Уылган помидорны, сөт өстен, тәменчә тоз һәм борыч салып, болгатабыз. Әлеге соуска, теләгәндә, пресстан чыгарган сарымсак һәм теләгән тәмләткечләрегезне дә өстәргә мөмкин. каты сырны угычта уабыз.

Әзер “көймә”ләргә эчлекне тутырып, табага яки противеньга тезәбез. Һәрбек кабачкига ясаган соусны салабыз, шулай ук, таба төбенә дә бераз җитсен. Фаршланган кабачкилар өстенә уылган сыр сибәбез.

Теләгегездә булса “кабачки көймәләрен” фольгада да пешерергә була. 180°Слы духовкада 30-40 минут тотабыз. Әзер фаршланган кабачкиларны бизәп, өстәлгә чыгарабыз. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев