Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тау башына салынгандыр безнең Юынчы авылы...

Төп нигез, әти-әни нигезе. Әйе, яшь вакытта ул турыда бер дә уйламыйсың.

Еллар үтеп, олыгая төшкәч,  төп нигезнең никадәр кадерле һәм якын икәне күңелләрне нечкәртә. Балачак, ялан тәпи йөгереп уйнап йөрүләр, чылтырап аккан саф чишмәдән су эчүләр – барысы да  хәтерне  актара.
 Чишмә! Ул ага да ага,  каядыр ашыга сыман, безгә гомернең үтүен хәбәр итә сыман.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әлеге шигырь юллары нәкъ менә безнең туган авылыбыз Юынчы, аның чишмәсе турында язылган сыман тоела миңа.
Чишмәсез авыл юктыр ул. Авыл халкы, кәефен күтәрер, чишмә буена карап сокланып кайтыр, чишмә чылтыравын тыңлап хозурланыр, суын эчеп, эссе көнне ялкынын басар, күңел сызлауларына шифа табар, дуслар белән очрашып онытылмаслык хатирәләр калдырыр өчен дә килә ул бирегә.
Чишмә – сәламәтлек нигезе. Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән-сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач: «Үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем сихәтләнер», – дип ерактан йөрәк авазларын салуы бер дә гаҗәп түгел.
30 июнь көнне Юынчы авылында төп нигезгә багышланган бик матур чара булып үтте. Бәйрәм  шушы авыл мулласы Гали абый Ярхәмовнең азан әйтеп, дога укуы белән башланды. Авылның иң уңган киленнәре: Фидәния, Алена, Рузалия, Гөлфирәләр көянтәләренә чиләкләрен асып, изге  чишмәдән су алып кайттылар. Бу чараның шушы авылда үтүе очраклы түгел.Юынчыда туып үскән һәм гомере читтә үткән Илдар Әхсәнов дүрт дистә еллардан соң туган нигезенә әйләнеп кайтып, онытылып, югалып бара торган чишмәгә яңа сулыш өрә, яңарта,  матур итеп өй ясый. Авыл халкы өчен бу бик зур сөенеч була. «Элек-электән бу чишмәдә кер чайкаганнар, тирә-юнь авыллардан килеп киндер капчыклар юганнар» – дип сүзен дәвам итте жор телле алып баручы Гөлсинә Борһанова.
Бәлки, бу авыл кешеләренә туган нигез, әти-әни  йорты кебек төшенчәләр балачактан ук аларның каннарына сеңдереләдер. Алар шуның белән дә аерылып торалардыр да.
Бәйрәмгә Яшел Үзән районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Нуриева килгән иде. Ул авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләде һәм Илдар Әхсәновка Бөтендөнья татар конрессының Рәхмәт хатын тапшырды. Акъегет җирле үзидарә башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев тә олы рәхмәтен җиткерде.

Энҗе Латыйпова.
Норлат

Тулы язма газетаның чәршәмбе санында (№49).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X