Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татэнергосбыт» исәп-хисап үзәге адресын үзгәртә

2019 елның 16 декабреннән «ЕРЦ - «Татэнергосбыт» ҖЧҖенең Яшел Үзәндәге офисы яңа адрес буенча урнашачак: Ленин ур., 61А («Татэнергосбыт» АҖ Яшел Үзән офисының клиентка хезмәте күрсәтү бинасы).

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин: 
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/); 
банкларга хезмәт күрсәтү офисларында, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында; 
банкларның онлайн-сервисларында; 
«Россия почтасы» ФДУП бүлекләрендә. Исәпләү приборлары күрсәткечләрен теләсә нинди уңайлы ысул белән бирергә мөмкин: 
- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәр айның 15-25 числоларында; 
- банкларга хезмәт күрсәтү офисларында, «Россия почтасы» бүлекләрендә квитанция түләгәндә; 
- онлайн-сервислар ярдәмендә, мәсәлән, «АК БАРС», «Россия Саклык банкы» банкларының мобиль кушымтасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев