Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның Яшел Үзән фермерлары 5 млн сумга кадәр грант алырга мөмкин

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь фермерларга грантлар бирүгә гариза тапшыручыларны конкурс нигезендә сайлап алуга документлар кабул итү турында игълан итә.

Грантның максималь суммасы 5 млн сум тәшкил итәчәк. Крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эшләмәве мәҗбүри таләп булып тора.

Грант акчаларын сөт фермалары, эре мөгезле терлекләр симертү фермалары, сарыклар үрчетү, савым кәҗәләре асрау, ит һәм йомырка юнәлешендәге кошчылык фермалары (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар), товар балыгы җитештерү буенча һәм ат фермалары төзү, теплицалар, яшелчә саклагычлар кору өчен тотарга мөмкин булачак.

Гаризалар һәм документларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә мөһерләнгән конвертта тапшырыла.

Документлар 2020 елның 20 апреленнән 19 маена кадәр кабул ителә. Консультация өчен телефоннар: 8(843)221-76-85.

Грант бирү тәртибе һәм документ формалары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында http://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2020-4494649.htm сылтама буенча урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев