Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның үткәрү постларында үзизоляцияләү вакытында 24 мең машина кире борылган

Республикада үткәрү постларында 700 меңнән артык кеше тикшерелде.

Татарстанда үткәрү постларында үзизоляцияләү вакытында 24 меңнән артык машина кире борылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Шәһәр һәм республика районнарына керү урыннарында урнаштырылган постларда, үзизоляцияләү режимы кертелгәннән бирле, 743 305 кешене тикшергәннәр, шуларның 3 меңгә якынына төрле административ хокук бозулар өчен штрафлар билгеләнгән. Сүз уңаеннан, штрафларның иң күбесе үзизоляцияләү режимын бозган өчен язылган.

Шулай ук, 685 336 автомобиль тикшерелгән, шуларның 24 628 е постларда кире борылган.

Моннан тыш, эзләүдә булган дүрт кеше тоткарланган һәм 10 җинаять ачылган.

«Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дару чаралары, медицина әйберләре әйләнеше һәм фальсификацияләнгән биологик актив өстәлмәләр әйләнеше» маддәсе буенча алты җинаять эше кузгатылган. Шулай ук, ялган документлар, матбугат яки бланклар ясау яки әйләнеше өчен биш эш кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев