Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның табибларына һәм шәфкать туташларына 3 меңнән артык волонтер-медик ярдәм итә

Республика медицина персоналына ярдәм күрсәтергә, волонтерлык хәрәкәтенә кушылып, теләге булган һәркем булдыра ала.

Татарстанда табибларга һәм шәфкать туташларына 3 260 волонтер-медик ярдәм итә. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Волонтер-медики” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе һәм “Без бергә” гомумроссия акциясенең волонтерлык штабы җитәкчесе Анна Макарова сөйләде.

Татарстанда 3 мең 260 волонтер бар. Бу Казан дәүләт медицина университеты студентлары, Татарстан Республикасы буенча барлык медицина колледжлары, Казан дәүләт медицина академиясе ординаторлары, шулай ук медицина отрядлары укучылары", - дип билгеләде ул.

Волонтерларның төп бурычы - хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда медицина персоналына ярдәм итү.

"Бу термометрияне тормышка ашыру, кабул итү-диагностика бүлекләрендә, күзәтү һәм реанимацияләрдә ярдәм. Волонтерлар шәфкать туташларына да, табибларга да ярдәм итә. Шулай ук зур профилактик эш алып барыла», - дип аңлатты Макарова.

Волонтер сөйләвенчә, яңа коронавирус инфекция шартларында эшләү җиңел түгел: саклык костюмнарын, битлекләрен, экраннарын, перчаткаларын кияргә кирәк, чөнки куркынычсызлык бөтенесеннән өстен.

Медицина көллияте һәм югары уку йортлары студентлары гына волонтер-медик була алмый. Хәрәкәткә кушылу өчен сайтта теркәлергә кирәк: волонтерымедики.рф һәм «ВКонтакте» дагы хәрәкәт төркеменә керергә. Анда җитәкчеләрнең контактлары күрсәтелгән, алар волонтер эше турында тәфсилләп сөйләргә һәм теләүчеләрне өйрәтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев