Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның экология министры урынбасары яшел үзәнлеләрне кабул итәчәк

19 декабрьдә Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимуp Гыйләҗев гражданнарны 14:00 сәгатьтә кабул итәчәк.

Бакчачылык җәмгыятьләрендә су скважиналарын лицензияләштерү, җир асты байлыкларыннан файдалану, судан файдалану шартнамәсен рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча сорауларыгызны бирә алачаксыз. Алар җавапсыз калмаячак.
Кабул итү Яшел Үзән Башкарма комитеты бинасында: Ленин ур., 41А, 301 кабинетында үтәчәк. Моның өчен 4-30-11 телефоны буенча язылырга мөмкин. Әлеге хәбәрне безгә район башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев