Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның дүрт шәһәрендә демографик күрсәткечләр югары түгел

Район башлыкларына демографик вәзгыятьне җайга салу бурычы йөкләнде.

Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләрендә демографик күрсәткечләр югары түгел. Дөньяга килүче балалар саны азрак, ә үлем очраклары күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, республикада Татарстан Президентының 38 төрле программасы буенча эш алып барыла. “Без алар нигезендә клублар, мәктәпләр төзибез, хастаханәләргә капиталь ремонт ясыйбыз. Кем өчен?! Әлбәттә, халык өчен. Районнарыбызда, аеруча авыл җирлекләрендә халык яшәмәсә, балалар туып тормаса, бу эшнең кирәге дә калмый”, - диде Эльмира Зарипова.

“Шуңа күрә бүгенге көндә Президент Рөстәм Миңнеханов белән берлектә район башлыкларына, беренчедән, демографик вәзгыятьне яхшыртуны, икенчедән, эш урыннары булдыруны төп максат итеп куйдык”, - дип белдерде министр.

Мәгълүмат "Татар-информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев