Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның авыл кешеләре 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлык алачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын сату программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Гомумән алганда, татарстанлылар 30 тонна суган, 1 тонна кишер орлыгы, 600 кг аш чөгендере орлыгы, шулай ук кәбестә үсентесе алачак. Программаның асылы - авыл халкына орлыкларны һәм рассаданы бушлай тапшырудан гыйбарәт, бу катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләрен үз-үзләрен эш белән тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек тотрыклылыгына ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.


Орлыкларны кайтаручылар Татарстан кулланучылар җәмгыятьләренең район бүлекчәләре һәм кулланучылар берлекләре кооперативлары операторлары, алар авыл хезмәтчәннәре үстергән шул уңышны киләчәктә сатып алырга исәп тота.

Бүгенге көндә, орлыклар шәхси хуҗалыклар арасында алга таба да бүленү өчен, республика районнарына тапшырылган инде. Үсентеләр бераз соңрак, агымдагы елның май аеннан да соңга калмыйча кайтыр дип көтелә.

Орлыклар алу турында мәгълүматны 8(843)221-77-72 телефоны буенча яисә үз районның башкарма комитетларында һәм авыл җирлекләрендә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев