Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның 55 мең гаиләсенә, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында, азык-төлек җыелмасы тапшырылачак

Бүген, авыр хәлдә булган 55 мең гаилә өчен азык-төлек җыелмалары тапшыру башлана.

 Республика халкына ярдәм күрсәтү турында карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Проектка финанс ярдәмне Ак Барс банкы башкара. Ярдәм, республика халкына һәрьяклап булышу максатыннан оештырылган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом” агымы кысаларында күрсәтелә. Массакүләм хәрәкәт эре предприятиеләр җитәкчеләрен, бизнес хуҗаларын, җәмәгать эшлеклеләрен, волонтерларны, хәйриячеләрне һәм барлык битараф булмаган гражданнарны берләштерә. Халыкка азык-төлек ярдәме - татарстанлыларга булышуның бер төре генә. Республика «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" - волонтерлык, финанс, мәгълүмати, психологик, мәгариф һәм ярдәмнең башка күпсанлы төрләрен берләштерә.

Татарстанның барлык районнарыннан барлыгы 55 мең гаилә ярдәм алачак. Якындагы ике ай дәвамында һәр адрес буенча азык-төлек җыелмасы 4 тапкыр китереләчәк. Шулай итеп, татарстанлыларга билгеләнгән җыелма 220 мең данә тәшкил итә - бу азык-төлек белән 200 йөк КамАЗы яки 50 вагон азык-төлек. Җыелмага ярмалар, макароннар, көнбагыш мае, консервлар, чәй, шикәр һәм балы ризыклар керә.

Кичә Татарстан Президенты «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» активистлары белән очрашты һәм хәрәкәте эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Рөстәм Миңнеханов халыкны азык-төлек белән тәэмин итү инициативасының мөһимлеген ассызыклады: «Бу катлаулы вакытта без берләшеп, мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә ярдәм иттекк. Ярдәм төрле булырга, без татарстанлыларның кайсысы нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын аңларга тиеш. Бөтен Татарстанны игътибар һәм кайгырту белән колачлау мөһим!”

Продуктлар алучыларның исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Аларның иң зур төркеме

- 23 мең кеше - җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдән (8938 сум) 8 яшьтән өлкәнрәк балалар. Азык-төлек җыелмалары, шулай ук, яшәү минимумыннан түбән керемле 16 меңнән артык ялгыз пенсионер (7311 сум) һәм ата-аналары шәхси эшмәкәрләр булган яки пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән 9 мең бала алачак. Моннан тыш, ата-ананың берсе алимент түләүдән качып йөргән, опекуннар гаиләсенә һәм социаль куркыныч хәлдәге, бер җан башына керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк.

55 мең алучының 15 меңе Казанда яши; 6,1 мең - Яр Чаллыда; 3,2 мең - Түбән Кама районында; 2,2 меңнән артыгы - Әлмәт районында. 4 азык-төлек җыелмасының беренчесен барлык адресатлар инде 5 майга кадәр алачак. Бүген ярдәм Татарстанның Тукай, Минзәлә, Актаныш районнарында, шулай ук, Казанның Киров, Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында яшәүче 6,5 меңгә якын кешегә китереләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, азык-төлек җыелмаларын адресатларга вакытында илтеп җиткерү өчен җаваплы итеп, муниципалитетлар хакимиятләре билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев