Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның 215 ишегалдын төзекләндерү план-схемасы «Безнең ишегалды» Президент программасы сайтында басылды

Республикада 2020 елга «Безнең ишегалды» президент программасына кертелгән ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу дәвам итә.

Татарстанның тагын 215 ишегалды план-схемалары https://dvor.tatar/docs/ сайтында 24 апрельдә басылып чыкты.

Үзизоляция режимы шартларында яшәүчеләрнең тәкъдимнәре dvor.tatar программасы порталында онлайн, шулай ук, «Безнең ишегалды» программасының кайнар линиясенең бердәм номеры буенча 8 (800) 27-5-2020 кабул ителә.

Бүген сайтта республиканың 32 муниципаль берәмлегенең ишегалларының план-схемалары куелды. Шуларның 43 ишегалды Казанда, 32се Яшел Үзән районында, 23е Яр Чаллыда урнашкан.

Төзекләндереләсе ишегалларындагы йортларда яшәүчеләрнең шәрехләрен (комментарийларын) план-схема урнаштырылган вакыттан алып, 1 майга кадәр, җиде көн дәвамында көтәләр. План-схемалар сайтта, һәр кеше проектлаучыларның эш нәтиҗәләрен күрсен һәм үз фикерен белгертү мөмкинлеге алсын бастырыла.
Элек бу план-схемаларны, милекчеләрнең гомуми җыелышында халык сайлап куйган һәм ишегалдын төзекләндерү схемасы буенча килештерү хокукына ия булган йорт старосталары раслый иде.

Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова ишегалларының план-схемаларына карата шәрехләренең ничек анализлануын сөйләде: «Йортларда яшәүчеләрдән шәрехләр кабул итү тәмамлангач, без барлык мөрәҗәгатьләрне муниципаль берәмлекләргә тапшырабыз. Аларны җирле проектлаучылар өйрәнә. Бу этап бик мөһим - ул безгә халыкның барлык теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алуырга мөмкинлек бирә, ә бу программаның өстенлеге. Әгәр дә без бер үк үтенеч белән күпсанлы мөрәҗәгатьләр күрәбез икән, әгәр дә алар программа принципларына туры килсә, бу үзгәрешләрне план-схемага кертәбез. Алга таба аларны Казанда программаны проектлаучылар тикшерә. Ишегалдының план-схемасын азакта йорт буенча староста яңадан килештерергә тиеш. Бары тик шуннан соң гына без аны төзүчеләргә тапшырабыз».

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча киң колачлы программаны тәкъдим итте. Ул 5 ел эчендә, 2020 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. Программаны гамәлгә ашыру критерийлары нигезендә төзекләндерү исемлегенә, ишегалларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ишегалды территорияләрен ремонтлау программасы буенча элек ремонт булмаган, 2014 елга кадәр төзелгән йортлар керә.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында планлаштырылган эшләр арасында - юллар һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктыртуны ремонтлау, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, ком-гравий катнашмасыннан өслекле балалар җиһазлары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру һәм өлешчә яшелләндерү керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев