Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның 167дән артык оешмасы кышкы балалар ялы программасын тормышка ашырды

2022 елда кышкы каникул чорының сәламәтләндерү кампаниясе алты меңнән артык баланы колачлады. Гадәттәгечә шәһәр читендәге учреждениеләр һәм көндезге лагерьлар эшләде.

Ремонттан соң беренче тапкыр «Мирас – Наследие» этнолагеренда смена оештырылды, чара 2-8 гыйнварда 79 бала һәм яшүсмер катнашында узды. Исегезгә төшерәбез, узган ел лагерьда «җәй – балаларга» республика программасы буенча капиталь ремонт тәмамланды.

Шәһәр читендәге 39 сәламәтләндерү учреждениесендә каникулларны барлыгы дүрт меңнән артык кеше үткәргән, ике меңгә якын – көндезге 75 лагерьда.

Министрлык тарафыннан күчмә тикшерүләр оештырылды. Шулай итеп, кайбер лагерьларда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков булды.

 

"Балалар һәм яшүсмерләрнең сыйфатлы ялы - безнең төп өстенлекләрнең берсе. Безнең өчен программаларга төрле категориядәге балаларны – сәламәтлекләре чикләнгән, катлаулы тормыш ситуациясенә эләккән балаларны җәлеп итү аеруча мөһим. Безнең бурыч - туклану, яшәү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру, урнашу урыны, лагерьлар концепциясе, тематикасы буенча сменаларны киң сайлап алу, каникулларда балалар үзләренең яраткан эшләрендә күнекмәләр күтәрүне дәвам итү, яңа дуслар табу һәм вакытны кызыклы үткәрү. Безнең өчен әти-әниләрдән кире элемтә мөһим шарт булып тора, без аны социаль челтәрләр аша да, лагерь җитәкчеләре аша да алабыз», – дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.



Лагерьлар төрле юнәлешләр буенча үткәрелде: спорт, иҗади, белем бирү, хәрби-патриотик һәм башкалар.

Исегезгә төшерәбез, һәр лагерьда COVID-19 таралуын кисәтү буенча комплекслы эш оештырылган иде. Эшкә вакцинация узган һәм COVID-19 антитщнчекләренә анализ нәтиҗәләрен биргән кешеләр генә рөхсәт ителгән, балалар һәм персоналның көн саен ике тапкыр термометриясе оештырылган, смена дәвамында балаларның чыгуы һәм массакүләм чаралар, шул исәптән ата-аналар көннәре тыелган. Азык-төлек блогы хезмәткәрләре, медицина һәм техник персонал шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев