Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстаннан "Миссис Россия Planet-2020" сәхнәсендә үзенең хыялын тормышка ашыра

Роза Булатова яшь әниләргә матурлык конкурсларында катнашу ни өчен ошавы хакында сөйләде.

"I Вице-миссис Татарстан-2020" һәм "Миссис Россия Planet-2020" титуллары иясе Татарстаннан Роза Булатова матурлык конкурслары ярдәмендә үзенең кадерле хыялын тормышка ашыра алды. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.

"Бу конкурслар хатын-кызларга ачылырга ярдәм итә. "Миссис Татарстан" бәйгесе киңлегендә мин үземнең күптәнге бию хыялымны гамәлгә ашырдым. Мин сәхнәгә чыктым һәм биедем. Бу минем өчен бик мөһим, чөнки ике кызымны тәрбиялим, һәм алар әниләренең ачылуын күрәләр. Бу үз-үзенә җитди чакыру, һәм бу конкурсларда катнашучы һәр хатын-кыз - ул инде җиңүче ", - диде спикер.

Роза Булатовага хәзер 39 яшь. 10 елдан артык ул телевидениедә эшләде, карьерасын мәгълүмат хезмәте хәбәрчесе һәм телевидение алып баручысы сыйфатында башлады. Берничә ел Яшел Үзәндә "Татмедиа" филиалының баш мөхәррире иде, хәзер ТНВ да эшли. Озак вакытлы декрет ялы вакытында ул социаль психолог һөнәрен үзләштергән һәм хәзер хатын-кызлар өчен тренинглар үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев