Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстаннан балалар Мәскәүдәге чыршы бәйрәменә китте

Бу исемлеккә олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр һәм башка талантлы балалар керде.

Яңа ел тамашасы 25 декабрьдә Зур Кремль сараенда узачак. Анда безнең республикадан 8-13 яшьлек 105 бала катнашачак. Әйтергә кирәк, бу исемлеккә героик гамәлләре белән аерылып торган балалар керде. Әйтик, Илфат Әюпов батып баручы баланы коткарган. 

Китәр алдыннан балалар медицина күзәтүе үтте, документлар тикшерелде. Шулай ук аларга ТАССР символикасы төшерелгән бүрек һәм шарф тапшырылды.

Балалар Мәскәүдә ике көн булачак. 

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанның иң төп чыршы бәйрәменә кечкенә яшел үзәнлеләр дә чакырылган. Ул 25 декабрьдә "Татнефть-арена"боз сараенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев