Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанлылар «Россия лидерлары 2020» конкурсының финалына чыгу өчен көрәшәчәк

Татарстанда яшәүче 50 гә якын кеше финалга чыгу өчен ярышачак.

Конкурсның ярымфиналы Түбән Новгородта бу ялларда үткәреләчәк. 
Бәйгенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстан Республикасы ярымфиналга керүчеләр саны буенча Идел буеның беренче биш төбәге арасына кергән, ә бу, барлыгы, 49 кеше. 
Гыйнварның иң соңгы көнендә Түбән Новгородта икенчел онлайн тест узачак, анда катнашучыларга үз нәтиҗәләрен расларга кирәк булачак. Катнашучы аның аша уза алмаса, ул сынауларга кертелмәячәк. Бу атна азагында конкурста катнашучыларга лидерлык сыйфатларын ачырга, мастер-классларын күрсәтергә һәм, финалга чыгу өчен, алдагы чараларда, төрле аналитик эшлекле уеннарда катнашырга туры киләчәк. Финал Сочи шәһәрендә узачак. 
"Россия - мөмкинлекләр иле" АНО генераль директоры һәм конкурс җитәкчесе Алексей Комиссаров сүзләренчә, РФдә 11 ярымфинал узачак, ә боларда 3,3 мең идарәче катнашачак һәм шуларның 300е генә финалга чыгачак. Нәкъ менә шушы 300 кеше 1 миллион сумлык грант отачак. 100 катнашучы җиңүче булачак. 
Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча үткәрелә торган конкурс - югары лидерлык сыйфатлары булган перспективалы җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү максатына ия. Быел конкурска бөтен Россиядән һәм дөньяның 68 иленнән 240 мең тирәсе гариза кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев