Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанлылар кайнар линиягә автомәктәпләрдәге хокук бозулар турында аноним рәвештә хәбәр итә ала

Хәбәрләрне социаль челтәрләрдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми төркемнәренә җибәрергә мөмкин.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында республика автомәктәпләре эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линия ачылды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Кайнар линиягә автомәктәпләр эшендә хокук бозулар, явызлыклар белән очрашкан һәркем мөрәҗәгать итә ала. Мәсәлән, практик дәресләр белдерелгән сәгатьләргә караганда азрак; бер автомәктәптә укыйлар, ә укуны узу турындагы сертификатны башкасында алалар; теория яки практиканы сыйфатсыз укыту белән очраштылар ", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Хокук бозулар турында 8-987-411-64-63 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Моннан тыш, «ВКонтакте» (vk.com/obrnadzor_tatarstan), Instagram (instagram.com/obrnadzor_tatarstan? igshid=p3r2) рәсми төркеменә хәбәрләр язарга, шулай ук хат җибәрергә: Landysh.Ahmetova@tatar.ru.

Ведомствода анонимлык гарантияләнә дип ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев