Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанлылар беренче кар фотолары һәм видеолары белән уртаклаша

Фотоларны социаль челтәрләргә Республиканың төрле районнарыннан бастыралар.

Татарстанлылар республиканың берничә районында яуган беренче карны фотога һәм видеога төшереп, сурәтләрне социаль челтәрләрдә бастыралар.

Иннополиста яуган эре-эре кар, шунда ук эреп бетмичә, асфальт һәм машиналарны каплаган.

Чүпрәледән социаль челтәрләрне кулланучы үләнгә һәм саргайган агачларга яткан беренче кар фотосурәте белән уртаклашты.

Иртән беренче кар яву Яшел Үзән халкын да шатландырды.

Кукмарада кар, яшел үләнне каплап, нечкә челтәр булып, җирдә ята.

Яр Чаллыда беренче карны видеога төшергәннәр. Кар бөртекләре җиргә төшеп җиткәнче, һавада әйләнә.

Казанда да беренче кар яуды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X