Татарстанга яңгырлар килә
Төнлә республикада кырау төшәргә мөмкин.
Бүген, 16 апрельдә, төнлә урыны белән, ә көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр һәм юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил, аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Кичен һәм төнлә термометр баганалары нульдән өч градуска кадәр төшәчәк. Көндез 4-9 градуска кадәр җылы булачак. Республика көньягында җылырак булачак.
Әлегә Татарстанда һава торышын, элек республика синоптиклары фаразлаганча, Скандинавия антициклоны билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев