Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанга көчле салкыннар килә

Республикада урыны белән томан, юлларда бозлавык була.

Татарстанда көчле салкыннар аркасында кисәтү игълан ителде. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген салкын һава торышы көтелә. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстан территориясендә урыны белән, шул исәптән Казанда да, томан төшәчәк. Кайбер урыннарда кар явуы ихтимал, юлларда бозлавык хасил була. Термометр баганалары аязган вакытта -25 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы -11...-16 градуска кадәр салкын булачак.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода гололед туман холода мороз

2
X