Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанга буран һәм томан көтелә

Юлларда бозлавык. Яңа елның беренче көннәрендә һава торышы татарстанлыларны сөендерергә җыенмый кебек.

Синоптиклар фаразлавынча, 3 гыйнварда Татарстан территориясендә урыны белән буран һәм бозлавык көтелә. Төнлә һәм иртән томан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән элемтә чараларын, навигация приборларын алырга киңәш итә. Күз күреме начарланганда коткаручылар урыннарда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә киңәш итә.

Машина йөртүчеләргә торак пункт чикләренә сәфәрләрдән, бик кирәк булмаса, тыелырга, юлларда игътибарлы булырга, имин дистанцияне сакларга, һава шартлары яраклы тизлек режимны сайларга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев