Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанга – 100 ел! Белдерү

22.06.2018 ел. “Родина” мәдәният сараеның китапханә уку залында, иртәнге сәгать 10 да, Яшел Үзән – Зеленодол муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге советының киңәйтелгән утырышына куелган

Көн тәртибе:

1. Татарстан Республикасына – 100 ел кысаларында оештырылачак, “Яшел Үзән – гәүһәрләре” дигән проект буенча, Татарстан язучылар берлеге, Мәгариф,Фән, Мәдәният, Авыл хуҗалыгы министрлыкларыннан килгән, милли-мәдәни хезмәтләре өчен, җаваплы белгечләрнең киңәшләрен тыңлау.

2. Түбәндә күрсәтелгән авылның җирле башлыклары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, район башкарма комитеты белгечләре һәм теләгән активистлар чакырыла.

3. Бу бөек датага хәзерлек эшләрен, без, бишьеллык комплекслы, перспектив 2015 – 2020 елларга “Юл картасы”н булдырып каршыларга җыенабыз. “Норлат милли-мәдәни коплексы”на нигезләнеп, Исак авылындагы ачык һавадагы этнографик музей – “100 ел элек – Татар авылы”; “Бәчек авылында - Г.Тукай туганнары яшәгән һәм җирләнгән”; “Танай Тураем – Афзал Шамов - минем тугаем”; “Кече Шырдан - Каюм бабай коесы” маршрутлары буенча – “Мәдәнияткә бер көнлек сәяхәт” булачак.

4. Төрле оештыру хезмәтләре каралачак.

Яшел Үзән – Зеленодол муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

К.М.Филиппова.

01.06.2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев