Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт егет зыян күргән, берсенең гомере өзелгән
Зур тизлектә хәрәкәт иткән чит ил машинасы тимер-бетон коймага килеп бәрелгән.
Татарстаның Яшел Үзән районында чит ил машинасы әйләнеп капланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
«Башлангыч мәгълүматларга караганда, 11 май төнендә М7 юлының 100нче чакрымында «Мазда» автомобиле белән идарә итүче 22 яшьлек егет тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан. Ул тимер-бетон коймага килеп бәрелгән һәм әйләнеп капланган», – дип сөйләделәр полициядә.
Һәлакәт аркасында җиңел машинаның 22 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. Машина йөртүчене һәм аның 22, 21 һәм 17 яшьләрдәге өч пассажирын хастаханәгә озатканнар.
Фото: KP.RU
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев