"Хәзерге вакытта сулыклардагы боз юка, аңа чыгарга ярамый. Сулыкларда күп урыннарда юылган урыннар бар. Боз астына китүнең ике очрагы теркәлгән, шуларның берсе үлем белән тәмамланган", - дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе су объектларында куркынычсызлык бүлеге башлыгы Регина Гаязова.
Спикер искә төшергәнчә, 7 сантиметрдан калынрак булган очракта гына бозга чыгарга мөмкин. Кагыйдәне санга сукмаучыларга ике мең сум штраф яный.
Нет комментариев