Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда юеш кар көтелә

31 майда һәм 1 июньдә республикада кискен салкынайтачак.

Татарстанда алдагы ике көндә юеш кар көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Алдагы ике тәүлектә республика көчле төньяк-көнчыгыш циклонының тыл өлешендә булачак. Секундына төньяк-көнбатыштан искән 17 метрга кадәр тизлектәге  җил һәм җитди салкынаю көтелә.

Пәнҗешәмбе, 31 майда, Татарстанда җылылык 14 градустан артмаячак. Урыны белән яңгырлар фаразлана.

Җәйнең беренче көне яңгырлы булачак. Республиканың кайбер районнарында юеш кар булуы ихтимал. Төнгә температура минус 1 градуска кадәр төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода ожидается снег синоптики сообщили