Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда җәйге чорда сигез шәһәр яны поезды билгеләнәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте

6383нче номерлы поезд кертелә, ул 16 апрельдән 10 октябрьгә кадәр Казан — Йошкар-Ола маршруты буенча йөриячәк. Ул 14.20 сәгатьтә китә һәм 17.45 сәгатьтә килә. Электричка җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк.

6382нче Йошкар-Ола-Казан поезды 17 апрельдән 11 октябрьгә кадәр 7.46 сәгатьтә кузгалып китә һәм 11.05 сәгатьтә килеп җитә. Ул шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә барачак.

6001нче номерлы Казан-Свияжск шәһәр яны поезды 30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр дүшәмбедән җомгага кадәр хәрәкәт итәчәк. Ул 8.10 сәгатьтә кузгалып, 9.23 сәгатьтә кайтып җитәчәк.

6001нче номерлы Казан-Төрлемә электричкасы 1 майдан 26 сентябрьгә кадәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк. 8.10 сәгатькә китеп, Төрләмәгә 9.50. сәгатьтә кайтып җитәчәк.

30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6476нчы номерлы поезд кертелә, ул дүшәмбедән җомгага кадәр Свияжск — Арча маршруты буенча йөриячәк. Ул 11.02 сәгатьтә кузгалып, 13.33 сәгатьтә кайтып җитәчәк.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6476нчы Төрлемә-Арча электричкасы 1 майдан 26 сентябрьгә кадәр 10.36 сәгатьтә кузгалып китә һәм 13.33 сәгатьтә килеп җитә.

30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр көн саен 6437нче Арча-Казан поезды 16.18 сәгатьтә кузгалып китә һәм 18.05 сәгатьтә килеп җитә. Казаннан Арчага көн саен 6432нче электричка йөриячәк, аның чыгуы — 11.04, килү вакыты-12.56 сәгатьтә.

«6437нче Арча-Казан шәһәр яны поезды гамәлгә кертелү сәбәпле, 30 апрельдән 6427нче номерлы Сосновка-Казан поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Ул 13.45 сәгатьтә кузгалып, 17.25 сәгатьтә кайтып җитәчәк", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев