Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча 1 мең ипотека бирелгән

Татарстанда узган елдан башлап ташламалы ипотека буенча «Яшь гаилә» программасы эшли. Бу вакыт эчендә аннан 1 меңгә якын яшь гаилә файдаланган. Бу хакта ТР яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

«Без бу программаның Татарстанда ничек кирәклеген күрәбез. Аның буенча республикада 1 мең яшь гаилә торак алды. Бу программада бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, ә барлык яшь кешеләр катнаша ала», - дип билгеләп үтте Сөләйманов.



Ул ассызыклаганча, торак сатып алуда ярдәм - ул 25 яшьтән өлкәнрәк яшьләрнең төп таләпләреннән берсе. Моннан тыш, кече шәһәрләрдә торак сатып алуга ярдәм итү буенча яңа чаралар пакеты эшләнә. Алар процент ставкасын азайту белән бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев