Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ял көннәрендә кар явачак

Шимбә төнге температура минус 3 тән минус 8 градуска, аязган вакытта минус 12 градуска кадәр җитүе көтелә.

Татарстанга карлы чын кыш якындагы ял көннәрендә киләчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.Бу хакта “Татар-информ”га 30 ноябрьдә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бүген, 1 декабрьдә, Татарстанда урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һава температурасы минус 3тән минус 8 градуска кадәр төшә, аязган вакытта минус 12 градус салкын көтелә. Көндез һава температурасы минус 1дән минус 6 градуска кадәр булачак.

“2 декабрьдә төнлә явым-төшем күзәтелми. Республиканың көнбатыш районнарында көндез һәм кичен бераз кар явуы фаразлана. Җил көчәючән, секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнге температура минус 3 тән минус 8 градуска, аязган вакытта минус 12 градуска кадәр булуы көтелә.

Иң югары температура көндез 0дән минус 5 градуска кадәр булуы мөмкин”, - дип сөйләде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.

Якшәмбе, 3 декабрьдә, урыны белән бераз юеш кар көтелә. Кайбер районнарда бозлавык фаразлана. Җил көньяк- көнбатыштан, уртача, урыны белән көчле – секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә иң түбән һава температурасы 0дән минус 5 градуска кадәр күзәтелә. Көндез иң югары һава температурасы 1 дән минус 3 градуска кадәр булуы фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода Зеленодольск погода на выходные