Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Республика территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген республикада һава шартларының начарлануы көтелә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Кичкә кадәр Татарстан һәм Казан территориясендә яшен һәм кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга чаклы көчәюе көтелә. Моннан тыш, иртән һәм кичен томан төшәргә мөмкин”, – дип сөйләделәр министрлыкта.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга, кинәт тормозламаска һәм икенче полосага күчмәскә киңәш итәләр. Җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга, автомобиль каршыннан юл аша йөгереп чыкмаска кирәк.

Көчле җил булганда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк тору хәерле. Зур агачлар янында тормаска һәм алар янында автомобильләр калдырмаска киңәш ителә.

Җилдән качу өчен йорт диварлары янында яки җәмәгать транспорты тукталышларында басып торырга ярамый. Бу вакытта түбәдән шифер кисәкләре яки башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев