Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда яңа уңышның дүртенче миллион тоннасы җыелган

Бүгенге көндә республика буенча 1 млн гектардан артык ашлык суктырылган, ягъни планнан 74% тәшкил итә. Уртача уңыш - 37,4 ц/га. Җыелган ашлык һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Зәй һәм Сарман районнары алда бара.

Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыю кампаниясен төгәлләде инде. Мәсәлән, Чүпрәле муниципаль районының “Чынлы” ҖЧҖендә 60 ц/га уңыш җыюны төгәлләделәр, Актаныш муниципаль районының “Н. Баян исемендәге” ҖЧҖендә 44,2 ц/га, Әлки районының “Хузангай" ҖЧҖ урып-җыюны 40,6 ц/га уңыш белән төгәлләде. Бүгенге көндә Яшел Үзән районында 10,4 мең гектардан 31,2 мең тонна уңыш җыелган (30,1 ц/га). Бу барлык мәйданның 79 процентын тәшкил итә.

Хәзер, шулай ук, киләсе ел уңышына нигез салу өчен бик мөһим чор. Татарстанның барлык районнары да көзге чәчүгә кереште. Тукай, Арча һәм Чирмешән районнарында 70%тан артык чәчелгән. Барлыгы 2021 ел уңышы өчен 540 мең гектарга якын көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, республиканың барлык районнары да көзге чәчүгә керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев