Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда урамдагы элмә язулар ике дәүләт телендә 100% дәрәҗәдә

Татарстанда урамдагы элмә язуларны татар һәм рус телләрендә рәсмиләштерү өлеше 100 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә Татарстан Министрлар Кабинетында 2019 елда дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясалды. Узган ел ике дәүләт телендә урам элмә язуларын рәсмиләштерү буенча 100 процент эш башкарылган. Бу хакта ТР Төзелеш министры урынбасары Владимир Кудряшев сөйләде, дип хәбәр итә "Татар-информ".
"2019 ел нәтиҗәләре буенча, муниципаль берәмлекләр биргән мәгълүматларга караганда, ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән урам элмә язуларының өлеше 100% тәшкил иткән. Ел дәвамында югары дәрәҗәдә торучы Чистай, Менделеевск, Ютазы, Актаныш районнарын билгеләп үтәсем килә. Алар барысы да ел нәтиҗәләре буенча йөз процент күрсәткечләргә иреште ", - дип билгеләде спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев