Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда уку елы 25-30 майда тәмамланачак

Укучылар бердәм дәүләт имтиханын 8 июньнән тапшыра башлыйлар.

Татарстанда уку елы гадәттәгечә май ахырында тәмамланачак, ә аннан соң укучыларны имтиханнар көтә, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

“Елны традицион даталарда - 25 майда һәм 30 майда тәмамлыйбыз дигән карар кабул ителде”, - дип билгеләп үтте Фазлыева.

8 июньдә 11 сыйныфлар өчен бердәм дәүләт имтиханын уздыруны башлау планлаштырыла. 9 нчы сыйныф укучылары өчен БГӘ нинди форматта узачак, әлегә билгеле түгел. Имтиханнар алдыннан чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар үткәрергә ниятлиләр.

"Санитар-эпидемиологик хәл мөмкинлек бирсә, имтиханнар алдыннан без 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары белән очраша алачакбыз. Урыннарда БГЭ үткәрү мәсьәләсе карала, әмма әлегә мондый карар РФ Мәгариф министрлыгы линиясе буенча кабул ителмәгән. Шуңа күрә, имтиханнар регламенты өстәмә рәвештә җиткереләчәк», - дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Хәзер Татарстанның мәктәп укучылары һәм студентлары дистанцион формада укыйлар. Республикада дистанцион дәресләрнең методик базасын булдырырга планлаштыралар, анда дистанцион дәресләрнең эшләнмәләре һәм тәҗрибәсе тасвирланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев