Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлеккә тагын коронавирус белән зарарлануның 91 очрагы ачыкланды

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә республикада ике бала һәм 89 өлкән кеше авырган.

10 гыйнварда Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның читтән кергән 5 очрагы теркәлгән, шулай ук 86 - контактлы.

2020 елның мартыннан башлап бүгенге көнгә кадәр республикада коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 14 183 кешегә җитте, шул ук вакытта 10 923 татарстанлы сәламәтләнде инде, шул исәптән 20 кеше узган тәүлектә.

Авыр чир республикада яшәүче 31 кешене хастаханәгә салу сәбәбе булды, тагын 60 кеше авыруны җиңелрәк формада кичерә, шуңа күрә өйдә дәваланачак.

Тәүлек эчендә авыручылар арасында ике бала, 28 өлкән яшьтәге һәм 61 хезмәткә сәләтле кеше бар.

Авыручылар саны буенча Казан (53), Чаллы (8) һәм Аксубай (9) районнары антидерлар. Биш авыру - Түбән Кама районында, дүртесе - Биектау, икешәр - Буа һәм Питрәч районнарында яшәүчеләр. Әтнә, Балтач, Лаеш, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай, Теләче һәм Яшел Үзән районнарында инфекция йоктыруның яңа берәр очрагы теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы кичә коронавирустан тагын ике үлем очрагы турында хәбәр итте. Гомумән алганда, апрельдән 9 гыйнварга кадәр Татарстанда коронавирус нәтиҗәсендә 207 кеше вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев