Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 33 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлек эчендә Татарстанда 33 COVID-19 авыру теркәлгән. Республикада теркәлгән очракларның гомуми саны 203кә җиткән.

Республика оператив штабы мәгълүматларына караганда, бары тик 3 очрак кына читтән кергән, калганнары – контакт аша.

Хастаханәләргә бары 13 пациентны гына җибәргәннәр, калганнары өйдә дәвалана.

Соңгы тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның күпчелеге Казанда ачыкланган -15 очрак. Яр Чаллыда 8 COVID-19 очрак теркәлгән. ТР Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарына берәр очрак туры килә.

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавируслы 43 пациент савыккан. Пандемия вакытында авыручыларның гомуми саны 17 306 кешегә җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев