Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 53 очрагын ачыкладылар

Соңгы 24 сәгатьтә республикада 32 кеше коронавирус белән хастаханәгә озатылды, авырулар арасында ике бала да бар, йөзләп татарстанлы сәламәтләнде.

Республикада тәүлек эчендә 53 яңа авыру очрагы ачыкланды, шуларның дүртесе читтән кергән. 32 кешедә коронавирусның авыр агымы аларны дәвалау учреждениеләренә госпитализацияләүне таләп итә. Узган тәүлектә 107 кеше савыккан.

Коронавирус ике балигъ булмаган, 25 өлкән яшьтәге һәм 26 хезмәткә сәләтле яшьтәге гражданда диагностикаланган. Татарстанда пандемиянең бөтен чорында коронавирус белән 18 082 кеше билгеләнгән, 14 692 кеше сәламәтләнгән, 338 татарстанлы вафат булган. 82 709 кеше вакцинацияләнгән.

29 кеше Казанда, дүртәү Түбән Кама районында, өчәү Чаллыда авырый. Икешәр очрак - Югары Ослан, Биектау һәм Лениногорск районнарында, берәр - Әгерҗе, Азнакай, Арча, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай һәм Ютазы районнарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X